В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР башкаласының ашыгыч ярдәм хезмәте барлыгы 6,9 меңгә якын чакыру кабул иткән
Фото: Денис Гордийко
Бәхетсезлек очракларына табиблар 619 тапкыр чакыртылган, шуларның 36 сы юл-транспорт һәлакәтенә туры килгән. Аварияләрдә 33 кеше зыян күргән, икесе һәлак булган, тагын 17 се дәвалау учреждениеләренә китерелгән. Янгынга бригадалар 10 тапкыр чыккан, ике кеше зыян күргән.
Табиблар төрле авырулар аркасында 6200 тапкыр чыкканнар. Аларның 37 сенә кискен миокард инфаркты сәбәп булган, 108 чакыру баш миендә кан әйләнеше кискен бозылу аркасында башкарылган.
Табиблар 60 тапкыр бала табу очракларына барган, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.