В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкын эш белән тәэмин итү үзәге 19 белгечлек буенча белем алу өчен абитуриентлар туплау хакында игълан итте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы май). Казан халкын эш белән тәэмин итү үзәгендә 3 яшькә кадәрге баланы карау ялындагы хатын-кызлар өчен өстәмә һөнәри белем бирү курслары узачак.
Шәһәрдә яшәүчеләр 19 юнәлеш буенча белем алачак. Алар арасында: смета эше, 1С кулланучы: предприятие, бухгалтер, кадрлар эше, интерьер дизайны, компьютер дизайны, ландшафт дизайны, мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбиячесе, визажист, флорист, чәчтараш, тегүче, маникюр буенча белгеч, ЭВ һәм ВМ операторы, «В» категориясе йөртүчесе, 1С: хезмәт хакы һәм персонал белән идарә итү, 1С: сәүдә белән идарә итү, кондитер, пешекче.
Тулырак мәгълүматны +7(843)562-48-09 телефоны буенча алырга мөмкин.