Ярышларда Татарстаннан барлыгы 14 команда катнашты.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы
(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы декабрь). Татарстан башкаласы укучылары программалаштыру буенча XXIII Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында призлы урыннар яуладылар. Ярышлар Санкт-Петербургта узды.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, алтын медальне Н.И.Лобачевский исемендәге лицей укучылары Руслан Вильданов, Ренат Кәримов һәм Валерий Родионов кергән Not today командасы алган.
Казанның Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатында укучы Гыймран Абдуллин кергән Sin@ командасы бронза медальле булды.
Икенче дәрәҗә дипломны Н.И.Лобачевский исемендәге лицей укучылары Дамир Сәитов, Мария Пакканен һәм Никита Поливина кергән No-brainers командасы алды. Шундый ук бүләкне Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатында укучы Максим Чекардов һәм Н.И.Лобачевский исемендәге лицей укучысы Роман Трапезников кергән «Девочки с хоккея» командасы алды.
Өченче дәрәҗә дипломны Ильяс Сираҗиев, Сергей Назыйров һәм Искәндәр Миннәхмәтов составындагы «Эвакуация планы» командасына тапшырдылар. Шулай ук составында Мәскәү районының 2 нче лицей-интернаты укучылары Азат Сафиуллин, Владимир Малов һәм Самат Зартдинов булган «ЖВиШ» командасы һәм Н.И.Лобачевский исемендәге лицей укучылары Кирилл Тимофеев, Сергей Дьяконов һәм Вахитов районының 131 нче лицее укучысы Булат Габитов кергән Ivan командасы да бүләкләнде.
Олимпиадада беренчелек өчен барлыгы 222 команда көрәште, аларның 14 е Татарстан данын яклады.