Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.07.2022, 15:09

Казан җиңел атлетлары Серафим Солодовников һәм Александр Скиданов укучыларның XI җәйге Спартакиадасы призерлары булдылар

Ярышларда бөтен илдән 480 нән артык спортчы катнашты.

Фото: ТР Җиңел атлетика федерациясе

(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче июль). Казан җиңел атлетлары Серафим Солодовников һәм Александр Скиданов Россия укучыларының XI җәйге спартакиадасы призерлары булдылар. Ярышлар 22-24 нче июль көннәрендә Чиләбедә узды, аларда бөтен илдән 480 нән артык спортчы катнашты.

Серафим Солодовников 400 метрга йөгерүдә алтын медаль яулады. Финалда ул дистанцияне 47,7 секундта йөгереп үтте. Спортчы Мәскәү өлкәсе спортчысы Кирилл Лютовны 1,7 секундка артта калдырды. Бронза медальне Свердловск өлкәсе спортчысы Эдуард Сухов яулады.

Казанның икенче җиңел атлеты Александр Скиданов сөңге ыргыту буенча өченче урынны алды. Спортчының иң яхшы нәтиҗәсе снарядны 53,43 метр дистанциягә ыргыту булды. Ул Волгоград өлкәсе спортчысы Максим Овчинниковка (60,76 м) һәм Түбән Новгород өлкәсеннән Ян Логиновка (54,65 м) оттырды.

Казан атлетлары Алексей Барышников һәм Евгений Фатыйхов җитәкчелегендәге «Атлетика» спорт мәктәбендә шөгыльләнә, дип хәбәр иттеләр Физик культура һәм спорт комитетында.

Исегезгә төшерәбез, хәзер Казанда йөзү, синхрон йөзү һәм суга сикерү буенча «Дуслык уеннары» комплекслы халыкара ярышларның беренче этабы уза. Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, мондый стартлар – безнең спортчылар өчен дөнья дәрәҗәсендәге ярышларда катнашу өчен менә дигән мөмкинлек.

Барлык яңалыклар