В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Турнирның төп призы өчен 16 ир-ат һәм 8 хатын-кыз командасы көрәште.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче август). Казан командалары пляж регбие буенча Россия чемпионатында алтын һәм көмеш медальләр яулады. Турнирның төп призы өчен 16 ир-ат һәм 8 хатын-кыз командасы көрәште.
Шулай итеп, «Зилант» хатын-кызлар командасы чемпионатта беренче урынны алды. Турнир таблицасының икенче юлында - Мәскәүнең «Торпедо – Трудовые резервы» командасы, ә өченчедә - ЦСКА-2.
Ир-атлар командалары арасында Казанның «Энергия»се, Самара өлкәсе җыелма командасы уенчыларына гына оттырып, турнирның «көмеш»ен яулады. «Бронза»га Мәскәүнең «Динамо»сы ия булды.
Ярышлар Мәскәүдә 1-2-нче августта «Динамо» Пляж спорт төрләре үзәгендә узды, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.