В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кикбоксинг буенча Россия Кубогында илнең 58 шәһәреннән 480-нән артык спортчы катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче декабрь). Казан спортчылары Уфада узган кикбоксинг буенча Россия кубогыннан өч медаль алып кайтты.
Республика "Хан" көрәш клубы тәрбияләнүчеләре ярышларда югары нәтиҗәләр күрсәттеләр: Алим Хаитов – 60 кг. га кадәр авырлык категориясендә "алтын", Искәндәр Каражанов шул ук категориядә "көмеш", ә Рөстәм Сөләйманов 63,5 кг. га кадәр спортчылар арасында "бронза" яулады.
Барлыгы турнирда илнең 58 шәһәреннән 480-нән артык спортчы катнашты, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы.