В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Финалда «Волна» командасы Түбән Каманың «Нефтехимик» командасын җиңүгә иреште
Фото: ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте
Финалда казанлылар Түбән Каманың «Нефтехимик» командасын 4:3 исәбе белән җиңде. Нәтиҗәдә «Волна» 10-18 нче майда Ухтада узачак шайбалы хоккей буенча «Третьяк кубогы U11» бөтенроссия турнирында катнашу хокукы яулады.
Команданың теренрлары – Григорий Варнаков һәм Александр Исламов, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Киләсе турга чыгу өчен барлыгы 10 команда көч сынашты, шуларның алтысы – Татарстаннан.