“Черек күл” паркындагы шугалак киләсе кышка кадәр ябылды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче март). Казанның кайбер шугалаклары үз эшләрен тәмамлый. Мәсәлән, “Черек күл” паркындагы шугалак киләсе кышка кадәр ябылды. Узган якшәмбе, 18 мартта, ул рәсми рәвештә соңгы кунакларын кабул итте.
Яңартылган шугалак биредә 25 декабрьдә, Яңа ел алдыннан ачылды. Ул бәйрәм төнендә дә эшләде –2018 елны 5 меңнән артык кеше каршы алды. “Паркларда кыш” программасы шугалакта 30 меңнән артык кеше җыйды, ә сезон дәвамында, декабрьдән мартка кадәрге арада, биредә 60 меңгә якын кеше булган. “Черек күл” паркындагы шугалак туристлар һәм казанлылар өчен иң популяр ял итү урыны булып кала, биредә даими рәвештә массалы чаралар һәм хәйрия акцияләре үтә.
Агымдагы кышкы сезонда Казанда барлыгы 18 шугалак эшләде. Аларның тулы исемлеге Башкарма комитетның Физик культура һәм спорт комитеты сайтында урнаштырылган. Кайберләре инде үз эшен тәмамлады: “Казан” халыкара ат спорты комплексы территориясендәге шугалак (Казан ипподромы, П.Лумумба ур., 47а), “Локомотив” стадионындагы (Футбол ур.,1) һәм Залесный торак массивында “Казаноргсинтез” ААҖ “Солнечный” ял базасындагы шугалаклар. “Тасма” стадионында (Гагарин ур., 56) кече шугалак кына (баскетбол мәйданчыгы янында) кунаклар кабул итә, ә зурысы – ябылды. “Алтын алка” (Гаврилов ур., 48а) шугалагында соңгы сеанс 25 мартка планлаштырылган, ә “Зилант” спорт комплексында (Мәүлетов ур., 17б) апрель урласында ябыла. “Татнефть-Арена” боз спорт сараендагы шугалагында play-off хоккей матчлары вакытында шуып булмаячак.
Түбәндәге шугалаклар кунакларны кабул итәләр: “Ватан” (Маршал Чуйков ур., 8), “Мотор” (Ленинград ур., 26) һәм “Форвард” (Химиклар ур., 40) спорт комплексларында, “Ракета” (Стадион ур., 1) һәм “Трудовые резервы” (Н.Ершов ур., 7) стадионнарында, “Ак Бүре” (Ваһапов ур., 17) һәм “Баско” (Степан Халтурин ур., 3) боз ареналарында, шулай ук Кремль яр буенда һәм Чирәм хоккее үзәгендә (Оренбург тракты, 5). Шугалакка барыр алдыннан аларның эш вакытын белешергә кирәк, чөнки җылыту сәбәпле алар да ябылырга мөмкин.