Ярышлар 13-15 нче октябрьдә Оренбургта узды
Фото: Физик культура һәм спорт комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы октябрь). Казан спортчылары «Европа-Азия» карате буенча бөтенроссия ярышларында җиңүче һәм призер булдылар. Турнирда илнең 23 төбәгеннән 900 дән артык кеше катнашты. Ярышлар 13-15 нче октябрьдә Оренбургта узды.
«Ак Бүре» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре дүрт медаль яулады: Лия Җәүһәрова – алтын, Даниил Данилов һәм Камилла Гарипова – көмеш, Аида Данилова – бронза.
Шулай ук Казан спортчысы 14-15 нче октябрьдә Минскида узган Belarus Open халыкара турнирында уңышка ирешкән. Илья Савин Россия җыелма командасы составында бронза призер булган.
ТР башкаласында балалар Искәндәр Шагин җитәкчелегендә шөгыльләнәләр. Бу хакта шәһәр Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитетында хәбәр иттеләр.