Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.12.2024, 11:34

Казанда «Йөзьяшәрләр уеннары» бүген өстәл теннисы буенча ярышлар белән ачыла

«Йөзьяшәрләр уеннары. Яшәү яме» спартакиадасының яңа сезоны Казанда өстәл теннисы буенча ярышлар белән ачылачак. Катнашуга 55 яшьтән өлкәнрәк барлык теләүчеләрне дә чакыралар.

Киров һәм Мәскәү районнары катнашучылары өчен сайлап алу матчлары бүген, 7 декабрьдә, бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә Д.Фәйзи урамындагы 2а номерлы йорт адресы буенча узачак. Теркәлү һәм күнекмәләшү 15:30 да башлана.

Якшәмбе, 8 декабрьдә, шул ук адрес буенча Совет (9:00), Идел буе (11:30), Вахитов (13:30), Авиатөзелеш (16:00) һәм Яңа Савин (16:00) районнарында яшәүчеләрне көтәләр.

Барлык очракларда ярышлар теркәлү башланганнан соң бер сәгать эчендә башлана. Үзең белән уңайлы форма, икенче аяк киеме һәм табибтан белешмә (рөхсәт) алырга кирәк.

Финал ярышлары 15 декабрьдә бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә узачак, дип хәбәр итә Физик культура һәм спорт комитеты.

Исегезгә төшерәбез, «Йөзьяшәрләр уеннары» 10 спорт төрен берләштерә: өстәл теннисы, шахмат, йөзү, чаңгы узышлары, төньяк йөреш, дартс, ГТО, җиңел атлетика, волейбол һәм футбол. Ярышлар 2016 елда Казан мэриясе тарафыннан гамәлгә куелган «Яшәү яме» проекты кысаларында уза. Өлкән буын кешеләре өчен ял итү, мәдәни һәм спорт чаралары каралган. Пенсионерлар түләүсез нигездә муниципаль спорт объектларында, мәдәният учреждениеләрендә, шулай ук шәһәр паркларында һәм скверларында төрле вакыйгаларга йөри алалар.
Барлык яңалыклар