Владимир Серов, Елизавета Демидова, Ярослав Краснов һәм Ксения Семенова парлы синхрон номер башкарганнар
Фото: Казан циркы
«Бамбуктагы һава гимнастлары» парлы синхрон номеры жюри әгъзаларында да, тамашачыларда да көчле тәэсир калдырган. Укучыларның педагогы – ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Светлана Шарапова, учреждениенең сәнгать җитәкчесе – Илдар Игумнов, дип хәбәр итә Казан циркының матбугат хезмәте.
Цирк мәктәбендә балалар жонглёрлык, клоунада серләренә өйрәнәләр, акробатика, гимнастика, хореография, пантомима һ.б. белән шөгыльләнәләр. Биредә тәрбияләнүчеләр элегрәк тә Парижда, Монте-Карлода һәм Ригада узган фестивальләрдә лауреат булганнар.
Сентябрьдә Казан циркының балалар мәктәбе укучылары Мәскәүдә «Артист» халыкара фестивалендә алтын медаль яулады. Владимир Серов һәм Елизавета Демидова, бамбукта һава номеры башкарып, «Юниор» номинациясендә беренче булдылар.