В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ялларда ябу эшләре Г.Камал исемендәге театр янында һәм «Крылья Советов» паркында тәмамланды.
Фото: Казанның тышкы төзекләндерү комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче ноябрь). Бу ялларда Казанда барлык фонтаннар үз эшләрен төгәлләде. Кышка аларны ябу эшләре 21-нче октябрьдә башланды.
Белгечләр касәләрне юдылар һәм чистарттылар, торбаларны көчле һава агымы җибәреп өрдерделәр һәм аларның ныклыгын сынадылар, насос җиһазларын һәм форсункаларны сүттеләр, шулай ук саклагыч агач өслекләрне урнаштырдылар.
Соңгылары буларак Г.Камал исемендәге театр янындагы һәм «Крылья Советов» паркындагы фонтаннар ябылды. Җәйге сезон дәвамында шәһәрдә барлыгы 24 фонтан эшләде.