Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.06.2023, 10:47

Казан фильмнары «Алтын тәлинкә» кинопремиясе шорт-листына керде

Яңа сезонда Россиянең 30 төбәгеннән 230 дан артык гариза килгән

Фото: «Кино вакыты» дирекциясе

(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы июнь). Казан фильмнары «Алтын тәлинкә» III төбәкара премиясенең шорт-листына керде. Эксперт һәм тамашачылар тавыш бирү этаплары лауреатларын бүләкләү тантанасы 29 нчы июльдә Бәшир Рәмиев исемендәге IТ-паркта узачак, дип хәбәр итә «Кино вакыты» дирекциясе.

Яңа сезонда кинопремиягә Россиянең 30 төбәгеннән 230 дан артык гариза килгән, Россия Федерациясенең 19 төбәгеннән 57 фильм лонг-листка кергән, 12 төбәктән 35 проект – шорт-листка.

Кинопремиянең эксперт һәм тамашачылар турларының гомуми приз фонды 2 млн 150 мең сум тәшкил итә. Акчалата бүләкләр тугыз номинациядә билгеләнгән, шулай ук өстәмә рәвештә «Алтын тәлинкә»дән махсус бүләкләр биреләчәк. Моннан тыш, кинопремия кысаларында эшлекле программа планлаштырыла, аның барышында экспертлар һәм чараның партнерлары тарафыннан презентацияләр узачак.

Милли кино өлкәсендәге казанышлары өчен кинематографик бүләк (акчалата бүләк) конкурс нигезендә Россия төбәкләреннән, шул исәптән Татарстаннан яшь авторларга тапшырылачак. Әйтик, «Милли телдәге иң яхшы тулы метражлы документаль фильм» номинациясендә «Алтын тәлинкә» III төбәкара премиясенең шорт-листына Казаннан катнашучы Алмаз Нургалиевның «Җиде утрау арасында» кинокартинасы керде. Ул шулай ук «Дебют» номинациясендә катнаша.

«Милли телдәге иң яхшы кыска метражлы уен фильмы» номинациясендә казанлы Владислав Петровның «Пувырга» драмасы шорт-листка эләкте. Кинокартина шулай ук «Дебют» һәм «Кадр артыннан кадр» номинацияләренә кергән.

«Милли телдәге иң яхшы кыска метражлы документаль фильм» номинациясенә Казаннан Булат Минкинның «Сосновый ключ» фильмы да керде.

Казаннан «Пувырга» фильмы шулай ук «Иң яхшы сценарий» һәм «Иң яхшы оператор эше» номинацияләрендә кинематография өлкәсендәге казанышлары өчен «Алтын тәлинкә» приз статуэткасына дәгъва итә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кинопремиянең рәсми сайтында тамашачылар тавыш бирүе уза – теләүчеләр төп биттәге махсус бүлектә ошаган проектларны сайлый ала.

Барлык яңалыклар