Быел аларны эпидемиологик вәзгыять бәйле рәвештә күчерделәр.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Халыкара йөзү федерациясе (FINA) сайтында бастырылган расписаниедән күренгәнчә, Казан суга сикерү буенча серия этабын 2021 елның 19-21-нче мартында кабул итәчәк. Синхрон йөзү буенча дөнья сериясе этабы Татарстан башкаласында киләсе елның 16-18-нче апрелендә узачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, ярышлар Казанда 2020 елның язында узарга тиеш иде. Ләкин алар көзгә күчерелде, ә хәзер – икенче язга. Мондый карар коронавирус таралу куркынычын булдырмау өчен кабул ителде.