В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гаризалар 30-нчы сентябрьгә кадәр кабул ителә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче август). Татарстан һәм аның башкаласында яшәүчеләр «Иң яхшы эковолонтерлык отряды» бөтенроссия конкурсында катнаша ала. Аңа 10 һәм аннан да олырак яшьтәге шәһәрлеләрне берләштерүче, социаль-экологик проектларны тормышка ашыручы волонтер отрядлары кушыла һәм җиңү өчен көрәшә ала.
Конкурс берничә номинация буенча үткәрелә: «Тыюлыкларга булышабыз» (аеруча нык саклана торган табигый территорияләрдә волонтер отрядлары проектлары), «Эковолонтерлар – елгаларга һәм күлләргә» (су объектлары ярларын чистарту буенча волонтер отрядлары проектлары), «Чүп-чарга - юк!» (чүп-чар проблемасын хәл итү буенча волонтер отрядлары проектлары), «Шәһәр эковолонтерлары» (шәһәр ишегалларын һәм урамнарын төзекләндерү буенча волонтер отрядлары проектлары) һәм башкалар.
Конкурста катнашу өчен гаризалар 30-нчы сентябрьгә кадәр кабул ителә, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте. Нәтиҗәләр ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү октябрь ахырында булачак.
Тулырак мәгълүматны конкурс сайтында табарга мөмкин.