В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Беренче экологик акция 1-нче ноябрьдә узачак.
Фото: Денис Гордийко
Эковолонтерлар берничә акция үткәрәчәк, алар вакытында иске покрышкалар кабул ителәчәк. Беренче акция 1-нче ноябрьдә узачак: 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр шиналарны Фатыйх Әмирхан проспекты, 3 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәге парковкасында кабул итәчәкләр. 13.30 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр акция Җиңү проспекты, 141 адресы буенча узачак.
Икенче акция 8-нче ноябрь 9.30 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Оренбург тракты, 174, ә 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр - Петров исемендәге паркта.
Ноябрь буе шулай ук шәһәрлеләр Академик Завойский урамы, 20, Чехов урамы, 57 адресы буенча «Фракция» икенчел чимал кабул итү пунктларында таушалган шиналарны бушлай тапшыра алачак. Пунктлар көн саен 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр эшли.
Моннан тыш, Татарстан башкаласында иске велосипед шиналарын Бауман урамы, 70 адресы буенча урнашкан «Велоигелек» кабул итү пунктында җыю дәвам итә, дип хәбәр итә оештыручылар.