В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татар ашамлыгы өчен 33% гастрономик сәяхәтче тавыш биргән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июнь). Туристлар фикеренчә, Татарстанда иң тәмле пирожки пешерәләр. Сәяхәтчеләр арасында сораштыру нәтиҗәләре буенча, Казан өчпочмаклары өчен туристларның 33 проценты тавыш биргән.
Татарстаннан кала, иң тәмле пирожкилы туристик төбәкләр бишлегенә Башкортстан, Кырым, Карелия һәм Тверь өлкәсе керә. Башкирия бәлеше һәм Кырымның караим пирожкилары (кибин) 20-шәр % тавыш җыйган, калиткалы Карелия өчен 10% турист тавыш биргән һәм гөмбәле пироглы (губник) Тверь өлкәсе өчен – 6%.
Сораштыру барышында гастрономик туризм яратучылар шулай ук Осетия пирогларын да искә алып үткәннәр. Рейтинг Tvil.ru сервисы тарафыннан социаль челтәрләрдә үткәрелгән.