Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.12.2019, 11:01

Казан юл хезмәтләре Яңа ел бәйрәмнәре чорында эшләргә әзер

Аномаль кар яву очракларында шәһәрне җыештыру эшенә өстәмә рәвештә 400 берәмлек техника җәлеп ителәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы декабрь, Алинә Бережная). Казанда барлык 551 берәмлек җыештыру техникасы төзек хәлдә һәм тулы әзерлектә, ә аномаль кар яву очракларында шәһәрне җыештыру эшенә өстәмә рәвештә тагын 400 берәмлек техника җәлеп ителәчәк. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр итте.

Ясалма корылмаларны, җир асты һәм җир өсте җәяүлеләр кичү урыннарын, тукталыш мәйданчыкларын, чыршы шәһәрчекләрен, парк һәм скверларны карап тоту аерым контрольгә алынды, дип билгеләп үтте И.Куляжев. Электр белән тәэмин итүдә авария өзеклекләре булган очракта җир асты юлларын су басуга юл куймас өчен, суырту чаралары һәм электр генераторлары әзерләнгән. Моннан тыш, Тышкы төзекләндерү комитетында һәм шәһәр районнары администрацияләрендә, шулай ук бөтен төзекләндерү комплексының тормыш эшчәнлеген тәэмин итү өчен җавап бирүче предприятиеләрдә җаваплы персоналның һәм авария бригадаларының тәүлек буе кизү торулары оештырылды.

Ясалма корылмаларны һәм гомуми файдаланудагы юлларны карап тотуга җәлеп ителгән предприятиеләрдә террористик янауларны профилактикалауга зур игътибар бирелде. Шулай итеп, хезмәткәрләр шикле әйберләр һәм шартлаткыч җайланмалар табылганда ничек эш итәргә кирәклеге турында максатчан инструктажлар узган. Тотрыклы рәвештә эшләтеп килә торган тышкы яктырту системасын тәэмин итү өчен «Казэнерго» предприятиесе диспетчерлык хезмәте белән берләшкән бригадаларның кизү торуын оештырды. Моннан тыш, предприятие белгечләре яңа ел иллюминациясенең торышын һәм эшен контрольдә тота.

И.Куляжев үзәк шәһәр чыршысының «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданда 26-нчы декабрьдә ачылуын һәм 15-нче февральгә кадәр эшләячәген искәртте. «Шул ук көнне боз шәһәрчеге дә ачылды, ул мартка кадәр эшләячәк. 2020 ел башыннан архитектура-сәнгать яктырткычларының эш режимы тышкы яктырту челтәрләрен кабызу һәм өзеп тору вакытына туры киләчәк», - диде И.Куляжев.

Шәһәр территориясендә урнаштырылган барлык муниципаль җәмәгать бәдрәфләре көн саен 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Касә янындагы чыршы шәһәрчеге янында урнашкан бәдрәф модульләре 31-нче декабрьдән 2-нче гыйнвар 2.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Өстәмә рәвештә тагын 50 биобәдрәф урнаштырылачак.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 30.12.2019
Видеорепортаж
30.12.2019 11:08
Яңа ел бәйрәмнәрендә шәһәр хезмәтләре эше турында, 30.12.2019
Барлык яңалыклар