Машинаны Kazan Digital Week форумында тәкъдим иттеләр
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче сентябрь). Kazan Digital Week-2023 халыкара форумында «Москвич» электромобилен тәкъдим иттеләр. Аны Татарстан ЮХИДИдә сынап карыйлар, киләчәктә Казан юлларын патрульләү өчен кулланырга планлаштыралар.
«Москвич» автомобиле быел безгә бердәнбер экземплярда килде. Без инде аны кулланабыз. Бүген без электр машинасы үзен уңай яктан күрсәтте дип әйтә алабыз. Тулы зарядка белән ул 410 км юл үтә ала, ләкин кышкы салкыннарда үзен ничек тотачагын күрербез. Эксплуатацияләүдә кыенлыклар тумый, шәһәрдә һәм трассаларда булган зарядкалау станцияләре җитәрлек», - дип сөйләде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов, аның сүзләрен ТАСС җиткерә.
Исегезгә төшерәбез, 20-23 нче сентябрьдә «Казан-Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Kazan Digital Week – 2023 халыкара форумы уза. Ул 20 меңгә якын катнашучыны һәм 1,3 мең спикерны берләштерә. Мәйданчыкларда 10 тематик һәм биш партнер конференциясе буенча 106 секция, панель дискуссияләр һәм продукция презентацияләре эшен оештыралар.