Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.02.2021, 09:40

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән Казан балалары «Ак Барс» спортчылары белән хоккей уйнаячак

«Хоккей һәркемгә» проектының хәйрия матчы «Татнефть Арена»да узачак.

Фото: «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы февраль). 13-нче февральдә Казанда «Татнефть Арена» стадионында «Хоккей һәркемгә» хәйрия проектының бишенче матчы була. Анда хәрәкәт функциясе бозылган балалар һәм профессиональ хоккейчылар – «Ак Барс» уенчылары һәм ТР Төнге хоккей лигасы уенчылары катнашачак.

Балалар уен вакытында инвалид коляскаларында яки следж-хоккей өчен чаналарда йөриячәк. Һәр баланың ТР Төнге хоккей лигасы хоккейчылары, «Ак Барс» хоккей клубы һәм чакырылган кунаклар йөзендә «штурманы» булачак. 10 дуэтлы ике команда матч уйнаячак – 20 минутлык ике периодта. Уеннан соң оештыручылар балалар өчен традицион чәй эчү оештырачак.

Чарада башка кешеләр арасында легендар совет хоккейчысы, капкачы, СССРның атказанган спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры Владимир Мышкин, танылган хоккейчы, өч тапкыр дөнья чемпионы, илебез хоккее легендасы Ирек Гыймаев катнашачак.

Уен башлану 14.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондының матбугат хезмәте. Матчка катнашучыларның әти-әниләрен, җанатарларны һәм барлык теләүчеләрне чакыралар, керү – ирекле.

Исегезгә төшерәбез, «Хоккей һәркемгә» проекты 2018 елдан гамәлгә ашырыла, бу вакыт эчендә анда 80 бала катнашты. Проектның дәвамы 2020 елда Татарстан Республикасының адаптив спортны үстерү үзәген төзү булды, аның базасында «Татнефть» хәйрия фонды һәм «Ак Барс» хокей клубы ярдәмендә Татарстан следж-хоккееның «Ак Барс следж» балалар командасы җыелды.

Барлык яңалыклар