Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.03.2019, 12:03

Казан депутатлары шәһәрнең яшьләр сәясәте объектларын тикшерделәр

Яшьләр сәясәте оешмалары эшен Казан шәһәре Думасының яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт буенча даими комиссиясе депутатлары тикшерде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче март). Яшьләр сәясәте объектлары эшен Казан шәһәре Думасының яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт буенча даими комиссиясе депутатлары тикшерде. Күчмә киңәшмәдә яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт буенча комиссия рәисе Фәнис Нурмөхәммәтов, депутатлар Альбина Кыямова, Ләйлә Гарифуллина, Татьяна Мороз, Илгиз Әхмәтҗанов, шулай ук Казанның балалар һәм яшьләр эшләре буенча Комитет рәисе Айрат Фәизов, Казанның Совет районы администрациясе башлыгы урынбасары Айсылу Хәмзина, «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Айрат Ситдыйков, «Ышаныч» балалар һәм яшьләргә социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Елена Овчинникова катнашты.

Депутатлар беренче булып Восстание урамы 99а адресы буенча урнашкан «Дуслык» девиант тәртипле балалар һәм яшүсмерләр өчен иҗтимагый тернәкләндерү үзәге» Казанның яшьләр сәясәте муниципаль бюджет учреждениесе булды.

Оешма үз эшчәнлеген 1998 елдан алып бара һәм Казанда яшәүче 3 яшьтән 18 яшькәчә балалар һәм яшүсмерләрне психологик-педагогик, медицина һәм иҗтимагый реабилитацияләүне тәэмин итә. Оешма җитәкчесе Резеда Мифтахова бүгенге көндә Үзәктә биш бүлек: кабул итү, көндезге тору, иҗтимагый реабилитацияләү, иҗтимагый-медицина ярдәме, иҗтимагый-хокукый ярдәм эшли, дип сөйләде. «Дуслык» тернәкләндерү үзәгенә балалар шәһәрнең барлык районнарыннан килә, биредә яшәүче балаларның төп өлешен опека һәм тәрбиячелек органнары тарафыннан бирегә юнәлдерелгән иҗтимагый ятимнәр алып тора.

Депутатлар Үзәктә балалар һәм яшүсмерләрнең вакытлыча тору һәм яшәү өчен барлык шартлар тудырылуын,аларда шәхси һәм яшь үзенчәлекләренә туры китереп төрле яклап үсеш формалаштыруны, хәзерге җәмгыятьтә тормыш алып барырга әзерләүләрен билгеләп үттеләр. Бу- яшьләр сәясәте системасында мондый юнәлештәге бердәнбер иҗтимагый-тернәкләндерү үзәге. Кагыйдә буларак, мондый оешмалар иҗтимагый яклау органнарына карый. Әмма депутатлар, яшьләр сәясәте өлкәсендә дә мондый оешмалар булырга һәм үсәргә тиеш, дигән фикер белдерделәр.

Икенче объект буларак Гагарин урамындагы «Подросток» муниципаль бюджет учреждениесе «Сандугач» яшүсмерләр үзәгендә булдылар, аның җитәкчесе Марина Павлова кунакларны эшчәнлек юнәлешләре, педагоглар һәм тәрбияләнүчеләр белән таныштырды, шулай ук яндагы территорияне куллану планнары турында сөйләде.

Депутатлар педагогларның һәм аларның тәрбияләнүчеләрнең казанышларын, яшүсмерләр үзәгенең уңай халәтен билгеләп үттеләр, территорияне куллану буенча үз тәкъдимнәрен керттеләр.

Өченче объект 8 Март урамындагы элеккеге сөт кухнясы бинасы булды. Балалар һәм яшьләр эшләре буенча шәһәр Комитеты рәисе Айрат Фәизов аңлатып узганча, бина «Ышаныч» балалар һәм яшьләргә иҗтимагый хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең оператив идарәсенә тапшырылган, аның эшчэнлеге яшьләр һәм яшүсмерләр өченпсихологик практикумнар, психологик басымга каршы торуны булдыру тренингларын үткәрүгә юнәлдереләчәк. Әмма хәзерге вакытта бинаны капиталь ремонтлау буенча финанслау мәсьәләсе хәл ителмәгән.

Үз чиратында «Ышаныч» балалар һәм яшьләргә иҗтимагый хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең директоры Елена Овчинникова депутатларга үзәк бүлекләре эше турында сөйләде һәм балаларны һәм яшьләрне күбрәк җәлеп итү максатыннан әлеге территориядә хезмәт күрсәтү үзәген ачу кирәклеген искәртте. Кризис шартларында яшүсмерләр һәм яшьләр белән аралашу күнекмәләрен өйрәтү буенча планлаштырылган чаралар турында мәгълүмат белән уртаклашты, планлаштырыла торган яңа типтагы яшүсмерләр психологик үзәге проекты һәм лекцияләр, концертлар, турнирлар, күргәзмәләр оештырганда куллану өчен бина каршындагы яшьләр модуле эскизларын күрсәтте.

Казанның Совет районы башлыгы урынбасары Айсылу Хәмзина районда яшьләрнең хокукка каршы үз-үзләрен тотуын профилактикалау өчен мондый үзәк ачу зарурлыгын яклап чыгыш ясады.

Депутатлар әлеге мәсьәләне контрольгә алды.

Депутатлар яшьләр сәясәте учреждениеләрен тикшерүне 2018 елның сентябрендә ачылган 2 нче Газовая урамы, 5 нче йорт адресы буенча урнашкан «Подросток» муниципаль бюджет учреждениесе «Җәлил» яшүсмерләр үзәге белән төгәлләделәр.

Әлеге клуб ачылышын бик көттек, чөнки микрорайонда 10 меңгә якын кеше яши. Яшүсмерләр өчен көрәш, хореография, чит телләр секцияләре, иҗади остаханәләр оештырылды, интеллектуаль уеннар үткәрелә. Клуб янында спорт мәйданчыгы булдырылган, территория төзекләндерелгән. Бүгенге көндә түгәрәк эше 196 кешене үз эченә ала.

«Подросток» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Айрат Ситдыйков яшәү урыны буенча яшүсмерләр клубларының актуаль юнәлешләре, алга таба үсеш перспективалары турында сөйләде.

Гомумән алганда, депутатлар Казанда яшьләр сәясәте үсешенең уңай динамикасын билгеләп үттеләр һәм бу мәсьәлә буенча апрель башында Шәһәр Думасының яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт буенча даими комиссиясе утырышында фикер алышырга, аннары Казан шәһәре Думасының депутатлар корпусына каралуга чыгарырга карар кылдылар

Барлык яңалыклар