В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан шәһәр Думасының даими комиссиясе утырышында законсыз сәүдә һәм җирле җитештерүчеләргә булышлык итү ысуллары турында фикер алыштылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы октябрь, Алина Бережная). Бүген Казан шәһәр Думасының социаль-икътисади үсеш, эшмәкәрлек һәм муниципаль милек буенча даими комиссиясе утырышы үтте. Депутатлар Казанда сәүдә үсеше, реклама өлкәсендә аукционнар уздыру, муниципаль милекне приватизацияләүнең фаразлы планы һ.б. сораулар буенча фикер алыштылар.
Казанда сәүдә: әйләнеш 4,5% һәм ярминкәләр өчен 9 махсус мәйданчык
Татарстан башкаласында берәмләп сату үсешенә булышлык итү эшләре барганы хакында Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов сөйләде. Соңгы ел ярымда берәмләп сату әйләнеше үсә.
Шәһәрдә актив рәвештә җәмәгать туклану, сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү нокталары үсә. Бүген Казанда төрле юнәлешле 7000 йорт исәпләнә, шул исәптән – дөнья һәм гомумроссия брендлары.
Руслан Фазылҗанов билгеләп үткәнчә, соңгы ике елда республика бюджетыннан килгән 43 млн сум күләмендә субсидияләр хисабына Казанда ярминкәләр өчен 9 махсуслаштырылган мәйданчык төзелде.
Рейдлар штрафлар һәм тартып алулар: шәһәрдә санкцияләнмәгән сәүдә белән ничек көрәшәләр
Шәһәрдә санкцияләнмәгән сәүдә белән көрәшү дәвам итә. Көн саен рейдлар оештырыла, 9 ай эчендә санкцияләнмәгән сәүдә өчен 6 мең беркетмә төзелгән, 12 миллион сумга штрафлар салынган.
Утырышта тагын бер проблема искә алынды – еш кына супермаркетлар күп фатирлы йортлар өчен каралган җирләрдә салына. “Мондый объектларга муниципаль җир контроле чыга, ләкин штрафлар күп фатирлы йортның фатирлары милекчеләренә салына. Чөнки сәүдә нокталары милекчеләрен еш кына билгеләп булмый”, - диде Р.Фазылҗанов. Аның фикеренчә, әлеге мәсьәлә объектларны гадиләштерелгән тәртиптә сүтеп булганда, хәл итеп булачак.
Ачык аукционнар һәм приватизацияләүнең фаразлы планы
Реклама конструкцияләрен урнаштыру һәм эксплуатацияләү хокукына аукционнарны уздыруның яңа формасы турында Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе җитәкчесе Әскар Багаветдинов сөйләде. Ул реклама конструкцияләренә таләпләрчыгаруны Казан шәһәр Думасыннан Башкарма комитетка күчерергә тәкъдим итте.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов муниципаль милеккә карый торган объектлар исемлеге үзгәрүе хакында хәбәр итте. Приватизацияләүнең фаразлы планыннан 3 бина чыгарыла һәм 10 объект, киресенчә, кертелә.
Казан шәһәр Думасының даими комиссиясе рәисе Сергей Кондратьев билгеләп үткәнчә, әлеге мәсьәләләр Казан шәһәр Думасының 29 октябрьдә үтәчәк чираттагы сессиясендә каралачак.