В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларда илнең 31 төбәгеннән 200 дән артык спортчы катнашты
Казанлылар Егор Гавшин һәм Анна Батманова 17 – 18 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында биатлон буенча Россия беренчелегендә катнаш эстафетада беренче урынны яуладылар.
Кичә Уфада тәмамланган ярышларда илнең 31 төбәгеннән 200 дән артык спортчы катнашты, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең физик культура һәм спорт комитетында.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстан башкаласында чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионаты башланды. Ил чаңгычылары өчен төп стартны шәһәр беренче тапкыр кабул итә. Мирный бистәсендә чаңгы-биатлон комплексында узучы ярышлар 9 мартка кадәр дәвам итәчәк.