В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Авторлар әйберләргә икенче тормыш бирергә һәм чүплектә калдыклар санын киметергә өметләнәләр
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче сентябрь). Казан ИТ-паркы резидентлары әйберләр һәм товарлар алмашу өчен бушлай «Алмашу вакыты» кушымтасын эшләделәр. Хезмәт экологияне сакларга ярдәм итәчәк. Evoteka диджитал-агентлыгыннан проект төзүче Дмитрий Захаров һәм Камил Исрафилов фикеренчә, «Алмашу вакыты» кешеләрнең куллануга карашын үзгәртергә сәләтле.
«Кушымта булдыру идеясе авыл хуҗалыгыннан килде, анда турыдан-туры түләү урынына еш кына товарны башка товарга яки хезмәткә алыштыралар, ләкин башта без көнкүреш проблемаларын чишү өчен «Алмашу вакыты»н ясарга булдык. Һәрбер кешенең тузмаган әйберләре, ачылмаган бүләкләре һәм башкалар бар. Аларны файдалы итеп үзгәртегез», – дип уртаклашты Дмитрий Захаров һәм Камил Исрафилов.
Кушымтада автомобильләр, техника, кием, аяк киеме, спорт товарлары, җиһазлар һәм башка күп нәрсәләр белән алмашырга мөмкин. Ләкин, әйберләр алмашу процессы бу мәйданчыкта башка кушымталарга караганда тизрәк барачак. Кулланучы үз товары турында белдерү урнаштыра һәм башка кулланучылардан алмашу өчен тәкъдимнәр ала. Ошаган тәкъдимнәрне лайк белән билгеләргә, сатучы белән килешүнең нечкәлекләрен ачыклау өчен диалогка күчәргә мөмкин. Шулай ук «Алмашу вакыты»ның үз ясалма интеллекты бар, ул кулланучы кызыксынулары буенча тезмә ясаячак. Товарларны геолокациягә бәйләп тә эзләргә мөмкин.
Кушымтада теркәлү телефон номеры верификациясе, ә белдерүләр басылыр алдыннан модерация аша уза. Проблемаларны хәл итү өчен, булдыручылар клиентлар үзәген дә ясаганнар. Якын арада кире элемтәне тизләтәчәк чат-бот эшләтеп җибәрү планлаштырыла.
Булдыручылар куллануга карашны үзгәртергә – кирәкмәгән әйберләрне еллар буе киштәләрдә саклау урынына алыштырырга планлаштыралар. «Икенче сулыш» фонды статистикасы буенча, Россиядә ел саен 2 млн тонна текстиль калдыклар ташлана. Нәкъ менә шуңа күрә Дмитрий Захаров һәм Камил Исфарилов әйберләргә икенче тормыш бүләк итәргә һәм ТР каты көнкүреш калдыклары чүплекләрендә калдыклар санын киметергә өметләнәләр.
Киләчәктә «Алмашу вакыты»н төзүчеләрнең киңәю һәм сәнәгать продуктларын алмашу мәйданчыгы булу планнары бар.
Кушымта App Store һәм Google Playда бар инде, ә десктоп версиясе якын арада барлыкка киләчәк.