В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
CRE Federal Awards бүләгенә эшмәкәрлек һәм сәүдә үзәкләре, шулай ук кунакханә лаек булды.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче сентябрь). Кичә Санкт-Петербургта CRE Federal Awards коммерцияле күчемсез милек өлкәсендә премия лауреатларын игълан иттеләр. Конкурста, Мәскәүдән һәм Мәскәү өлкәсеннән тыш, илнең барлык төбәкләреннән иң яхшы объектлар катнашты. Җиңүчеләр һәм финалистлар арасында Казан вәкилләре дә бар.
Эшләр тугыз категориядә бәяләнде. «Офис күчемсез милеге» категориясендә А классы эшмәкәрлек-үзәкләре арасында җиңүче дип Казанның Urban үзәге танылды. «Сәүдә күчемсез милеге» категориясендә уртача зурлыктагы иң яхшы сәүдә үзәге буларак KazanMall танылды, ә «Парк-Хаус» «Сәүдә күчемсез милегендә редевелопмент» юнәлешендә финалист булды. Шулай ук «Кунакханә күчемсез милеге» категориясендә төп бүләккә NEO KAZAN PALACE By TASIGO кунакханәсе лаек булды, дип хәбәр ителә премия сайтында.
Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласы коммерцияле күчемсез милек өлкәсендә мондый дәрәҗәле конкурсның барлык категорияләрендә дә диярлек алдынгы урыннарны алды. «Барлык җиңүче объектлар Татьяна Прокофьева вакытында, шәһәр җитәкчелеге ярдәме белән эшләнде. Һөнәри бергәлек тарафыннан мондый югары бәяләү Илсур Метшин алган юнәлешнең дөрес һәм үз нәтиҗәләрен бирүе хакында сөйли», – диде ул.