Сатып алу ихтыяҗы 10-20%-ка арткан - нигездә антисептикларга һәм вируска каршы препаратларга ихтыяҗ зур икән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче март, Ксения Швецова). Бүген Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин шәһәрнең даруханә челтәрләре вәкилләре белән халыкны дарулар һәм профилактика чаралары белән өзлексез тәэмин итү мәсьәләләре турында сөйләште. Киңәшмәдә катнашучылар билгеләп үткәнчә, сатып алу ихтыяҗы 10-20%-ка арткан - нигездә антисептикларга һәм вируска каршы препаратларга ихтыяҗ зур икән, һәм хәзерге вакытта бу товарларның җитәрлек күләмдә булуына ышандырдылар. Антиесептиклар җитештерү уннарча тапкыр арткан. Әмма даруханә челтәрләре вәкилләре сатуда саклык битлекләре юк дип ассызыкладылар - аларны шәһәр халкына мөстәкыйль рәвештә әзерләргә киңәш итәләр.
«Үзегез ясаган битлек яхшырак саклый һәм аны берничә тапкыр кулланып була»
19-нчы мартка булган мәгълүматларга караганда, Россиядә коронавирус белән авыруның 199 очрагы исәпләнә, Татарстанда расланган бер очрак теркәлгән, дип искәртте ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков. «Хәзер безнең төп бурыч - профилактик чаралар ярдәмендә инфекция таратуны тыю, - диде ул. - Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы халык белән тыгыз эшли. Без бу тема буенча бик күп сораулар һәм мөрәҗәгатьләр алабыз, һәркайсына җавап бирәбез. Беренче чиратта, әлбәттә, кешеләр антисептиклар һәм саклагыч битлекләр җитмәве турында зарлана».
Шәһәрдә халыкны коронавирустан кисәтү һәм яклау буенча күптөрле чаралар күрелә, әмма даруханәләрнең тотрыклы эше килеп туган шартларда аерым әһәмияткә ия, дип билгеләп үтте Денис Калинкин.
Күпчелек шәһәр даруханәләрендә дару препаратлары, шул исәптән вируска каршы препаратлар белән проблемалар юк, дип ышандырдылар даруханә челтәрләре вәкилләре.
«Казан буенча сату уртача 10-20%-ка артты. Вирусларга каршы препаратларга, антисептикларга ихтыяҗ зур. Бездә тулы ассортиментта һәм төрле бәя категорияләрендә әлеге товар бар, - дип хәбәр итте «Вита» аптека челтәре вәкиле Гүзәл Нурулова. - Безнең складта антисептиклар запасы зур. Без һәр көнне үзәк складка товар сатып алабыз һәм һәр ике-өч көн саен даруханәләр буенча товар ташыйбыз. Битлекләр генә юк»
Битлекләр булмау турында аптека челтәрләренең башка вәкилләре дә хәбәр итте. «Битлекләр сатуда юк, товар җитештерүчеләрдән дә шулай ук килүе көтелми, - дип хәбәр итте «Фармленд» аптека челтәре хезмәткәре. - Калган дарулар план режимында керә, бернинди кыенлыклар да күренми».
Хәзерге шартларда шәһәрлеләр саклык битлекләрен мөстәкыйль рәвештә ясый ала, дип билгеләп үтте Владимир Жаворонков. «Сатуда бинтлар, марля бар. Шәһәр халкына саклык битлекләрен ничек дөрес эшләргә кирәклеге хакында аптекаларда махсус белешмәләр элергә мөмкин», - диде ул.
Мондый эш инде «Сакура» аптека челтәрендә алып барыла. «Без халык белән актив эш алып барабыз, стериль бинтларыннан битлекләр ясарга чакырабыз, - дип сөйләде даруханә вәкиле. - Безнең сатып алучылар, мөстәкыйль рәвештә битлекләр ясау өчен, бинтларны актив сатып ала башладылар».
Денис Калинкин бу идеяне хуплады һәм халык арасында битлекләрне үз кулларың белән ничек дөрес ясарга кирәклеге турындагы мәгълүматны таратырга кирәк, дип билгеләде. «Әйдәгез, өй шартларында ничек тиз һәм сыйфатлы итеп саклык битлекләрен эшләргә мөмкин булуы турында роликлар, белешмә ясыйк. Марлядан ясалган битлек хәтта яхшырак та - аны берничә тапкыр кулланырга, юарга, үтүкләргә мөмкин, - дип шәрехләде ул. - Медицина битлекләре булмау проблемасы күп шәһәрләр өчен актуаль. Үзеңне ничек сакларга кирәклеген халыкка аңлатырга кирәк».
Беренче чиратта битлек белән медицина учреждениеләре хезмәткәрләрен тәэмин итәргә кирәк, дип өстәде Д.Калинкин. «Таттехмедфарм» ДУП җитәкчесе Оксана Галахина сүзләренчә, хастаханәләр һәм поликлиникалар өчен ярты еллык битлек һәм дару чаралары запасы булдырылган.
Антиесептиклар җитештерү берничә тапкырга артты
Антисептикага ихтыяҗның югары булуын аптека челтәрләренең барлык вәкилләре дә билгели. Шәһәр предприятиеләрендә антисептиклар җитештерүне уннарча тапкыр арттыралар. «Аромат» АҖ (спирт нигезендә гигиена гельләре җитештерә торган предприятие) директоры Дмитрий Максимов сүзләренчә, соңгы ике атнада дистрибьютерлардан 50 һәм 100 мл продукция берәмлеге буенча якынча 6-7 млн берәмлеккә заказлар килгән. Чагыштыру өчен - элек сәүдә челтәрләре ай саен 150 мең берәмлеккә якын товар заказ биргән.
«Ел башына кадәр без аена якынча 600 мең берәмлек товар җитештерә идек, ә хәзер 6 млн га кадәр арттырдык. Хәзерге вакытта без җитештерүне арттырдык, өстәмә җиһазлар сатып алдык. Аның монтажы тәмамлангач, без 10,5 млн. берәмлек товар җитештерәчәкбез, - дип хәбәр итте Д.Максимов. - Катлаулылык бар: республика предприятиеләре зуррак күләмдәге флаконнарда антисептиклар чыгару үтенече белән мөрәҗәгать итәләр. Без әлегә бу мәсьәләне хәл итәбез».
Төрле күләмдәге антисептиклар җитмәү проблемасын хәл итәргә Казанның «Хорошоу» компаниясе әзер. Компания вәкиле Оксана Стовба сөйләгәнчә, «Хорошоу» аэрозоль тибындагы антисептикны социаль җитештерү проектын үстерү инвесторы булды. «Септ» дип исемләнгән антиптик препаратлар 65% изопропил спиртыннан тора, шулай ук аңа дару препараты хлоргексидин өстәлгән. «Изопропилның исе шактый кискен булганлыктан, без аңа хуш исле матдә куштык, - дип сөйләде О.Стовба. - Сыек антисептик 140 мл, 210 мл, 270 мл, 500 мл һәм 1000 мл баллоннарда чыгарыла. Аны кулларны, эштәге өслекләрне, клавиатурларны, ишек тоткаларын, автомобиль рулен һәм башкаларны эшкәртү өчен кулланырга мөмкин».
Көнгә якынча 30 мең берәмлек продукция чыгарыла, дип хәбәр итте О.Стовба. «Хәзер бу күләмнең 75%-ы инде бүленгән, 10 мең берәмлек аэрозольне без шәһәр аптекалары буенча бүлә алачакбыз», - диде ул. Якын арада антисептикны даими шартларда аптека челтәрләренә китерү планлаштырыла.
Денис Калинкин җитештерүчеләрнең һәм аптека челтәрләренең уртак эшен җайга салырга чакырды һәм товарларга бәяләрне контрольдә тотарга кушты. «Бүгенге вәзгыятьтән икътисади файда ясарга ярамый. Бәя сәясәтен катгый үтәвегезне сорыйм», - диде ул.
«Бүген без үз көчләребезне берләштерергә һәм даими контактта эшләргә тиеш. Вәзгыятьне даруханәләрдә дә, складларда да контрольдә тотуыгызны үтенәм, - дип өстәде Д.Калинкин ахырында. - Аптека челтәрләренең өзлексез эшен тәэмин итәргә кирәк. Әгәр дару, дезинфекция чаралары буенча ниндидер аерым позицияләр китерү белән кыенлыклар бар икән, карарны оператив рәвештә чишәргә кирәк».
Киңәшмәдә шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов һәм башкалар катнашты.