Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Бу Россия көнен бәйрәм итү белән бәйле
Казан телеманарасы 12 нче июньдә бәйрәм төсләре белән яктыртылачак
Казан телеманарасы иртәгә Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан яктырту белән бизәлә. Бу хакта РТРЧ матбугат үзәгендә хәбәр иттеләр.

«РТРЧ телеманаралары сәнгать-архитектура яктыртуларының бәйрәм сценариен тәкъдим итәчәк», — дип әйтелә хәбәрдә.

Казан телеманарасын Россия флагы һәм гербы, шарлар һәм чәчәкләр, динамик ялтыравыклар бизәячәк, дип ачыклана.

Иртәгә «Казан» гаилә үзәге янында яшәүчеләрне һәм шәһәр кунакларын бәйрәм концерты көтә. Әлеге чараның хедлайнеры Сосо Павлиашвили булачак. Программада шулай ук «Таба» этнофестивале, республика халыклары вәкилләре парады, иҗат коллективлары, чит ил студентлары төркемнәре һәм башкалар.

2024-06-11T12:53:37+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.