В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Айгөл Хәбибуллина «Динамо» ядрә белән ату комплексында шөгыльләнә.
Фото: ТР Ядрә һәм стендка ату федерациясе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче гыйнвар). Казан спортчысы Айгөл Хәбибуллина Ядрә белән ату буенча Беларусь Республикасы ачык Кубогының I этабы ярышларында алтын медаль яулады. Минскида узган ярышларда Россия һәм Беларусьтан 150 дән артык атучы катнашты.
Айгөл Хәбибуллина пневматик винтовкадан ату буенча ВП-60 күнегүендә баскан килеш 60 ату ясап 1 нче урынны алды. Квалификация нәтиҗәләре буенча ул 628,9 очко җыйды, алтын матчта Казан спортчысы Владимир өлкәсе вәкилен 16-10 исәбе белән җиңде.
Казанда Айгөл Хәбибуллина тренер Латерина Лузганова җитәкчелегендә Мирный поселогындагы «Динамо» ядрә белән ату комплексында шөгыльләнә, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.