Ярышларда дөньяның 30 иленнән спортчылар катнашты
Фото: «Ракета» спорт мәктәбенең Telegram-каналы
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче июль). Казанның «Ракета» олимпия резервы спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Диләрә Латыйпова ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты призеры булды. Ярышлар 12-16 нчы июльдә Астанада узды.
ТР башкаласының Физик культура һәм спорт комитеты хәбәр иткәнчә, Диләрә Латыйпова, тренер Азат Әхәтов җитәкчелегендә шөгыльләнеп, бронза медаль яулаган. Ярышлар дөньяның 30 иленнән спортчыларны берләштергән.