В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар 24 нче майдан 26 нчы майга кадәр Адлерда узды.
Фото: Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче май). Казанның «Атлетика» мәктәбе укучысы Юлия Сохацкая күп төрле ярыш буенча Россия Кубогында көмеш медаль яулады. Турнир 24 нче майдан 26 нчы майга кадәр Адлерда узды.
Ярышларда Юлия Сохацкая түбәндәге нәтиҗәләр күрсәтте: 100 метрга каршылыклар белән йөгерү – 14,39 сек., биеклеккә сикерү – 1,72 м, ядрә ыргыту – 12,54 м, 200 метрга йөгерү – 25,55 сек., озынлыкка сикерү – 6,14 м, сөңге ыргыту – 36,16 м, 800 метрга йөгерү – 2 минут 21,54 секунд. Спортчы 5572 очко җыйды һәм беренче урынга лаек булган Виктория Васейкинадан нибары 156 очкога гына калышты.
Юлия Сохацкая тәҗрибәле тренер Наталья Латыйпова җитәкчелегендә шөгыльләнә.
Исегезгә төшерәбез, шушы көннәрдә «Атлетика» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Ранэль Шәфыйков ун төрле ярыш буенча U20 Бөтенроссия ярышларында җиңүче булды.