В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
87 номинациядә илнең 70 төбәгеннән бер меңнән артык атлет көч сынашты
Фото: vk.com/fbbrussia
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы октябрь). Казаннан Наталья Быстрова бодибилдинг һәм фитнес буенча Россия чемпионатында ике алтын медаль яулады. Ярышлар 12-15 нче октябрьдә Ульяновск шәһәрендә узды. Илнең 70 төбәгеннән бер меңнән артык спортчы 87 номинациядә ярышты һәм 16 абсолют беренчелек өчен көрәште.
Атказанган спорт мастеры Наталья Быстрова «Катнаш парлар» һәм «Хатын-кызлар бодибилдингы» категорияләрендә иң яхшысы булды.
Чемпионатта Татарстаннан барлыгы 20 атлет чыгыш ясады, аларның бишесе иң яхшы 6 культурист исемлегенә керде, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы.