Финалда Айгөл Хәбибуллина Удмуртиядән көндәшен 16:10 исәбе белән отты
Казан спортчысы Айгөл Хәбибуллина пуля белән атуда Россия Кубогының V этабында алтын яулап алды. Ярышлар Мәскәү өлкәсе Игнатов авылында узды.
Кыз пневматик винтовкадан ату буенча (баскан килеш 60 тапкыр ату) ПВ-60 күнегүендә иң яхшысы булды. Квалификация нәтиҗәләре буенча, ул, 629,9 очко җыеп, бишенче урында калды. Финалда спортчы Удмуртиядән Юлия Кәримованы 16:10 исәбе белән җиңүгә иреште.
«Казанда Айгөл Хәбибуллина тренер Екатерина Лузганова җитәкчелегендә, Мирный бистәсендәге «Динамо» үзәгенең пуля белән ату комплексында шөгыльләнә», – дип хәбәр итә ТР спорт министрлыгының матбугат хезмәте.
Пуля белән ату буенча Россия Кубогы һәм чемпионат 17-27 июнь көннәрендә уза. Турнир «Демография» милли проекты буенча оештырылган.