Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.02.2022, 14:40

Казан спортчысы Светлана Соколова кышкы триатлон буенча Европа чемпионатында көмеш медаль яулады

Россия кызлары шәхси ярышларда пьедесталның бөтен призлы урыннарын алды.

Фото: Физик культура һәм спорт комитеты

(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы февраль, Дмитрий Никитин). Казан спортчысы Светлана Соколова «Элита» классында хатын-кызлар арасында шәхси узышта Кышкы триатлон буенча Европа чемпионатында көмеш медаль яулады. Ярышлар 18 нче һәм 19 нчы февральдә Италиянең Азиаго шәһәрендә уза.

Кичә Татарстан триатлончысы дистанцияне 1 сәгать 44 минут 40 секундта узды һәм ватандашы Дарья Рогозинага гына оттырды, өченче урын иясе Анна Медведеваны 2 минут 16 секундка артта калдырды. Шулай итеп, Россия спортчылары пьедесталның бөтен призлы урыннарын яулады.

«Бу көмеш медаль Татарстан Республикасындагы триатлон үсеше өчен бик мөһим, – дип билгеләп үтте ТР Триатлон федерациясе башкарма директоры Александр Яковлев. – Светлана бик талантлы спортчы, һәм без аның белән горурланабыз».

Светлана Соколова Сергей Яковлев җитәкчелегендә шөгыльләнә. Тренер билгеләп үткәнчә, бу Казан спортчысы өчен мондый дәрәҗәдәге беренче генә ярыш түгел. Ул берничә тапкыр дөньякүләм класслы ярышларда катнашкан. 2020 елда Европа беренчелегендә 22 яшьлек триатлончы кыз «Элита» классында җиңү яулаган һәм Европа чемпионы булган. «Быелгы көмеш медаль Света өчен бик мөһим. Ике атна элек кышкы триатлон буенча дөнья чемпионаты узды. Ул чакта велосипед тәгәрмәчләре тишелү сәбәпле, ул ярышларны вакытыннан алда төгәлләде һәм җиңү өчен ахыргача көрәшә алмады», - дип аңлатты С.Яковлев.

Хәзер Халыкара Олимпия комитетында кышкы триатлонны Кышкы Олимпия уеннары ярышлары исемлегенә кертү турында фикер алышалар. «Дүрт елдан соң Татарстан спортчылары планетаның төп кышкы стартында медальләр өчен көрәшә алыр дип өметләнәбез», – диде С.Яковлев.

Кышкы триатлон йөгерү, тау велосипедларында карлы киңлекләр буенча узыш һәм чаңгы узышыннан тора.

Барлык яңалыклар