«Алтын» өчен көрәштә аның көндәше Болгариядән Биляна Дудова булды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче апрель). Казан спортчысы Светлана Липатова бу көннәрдә Бухарестта уза торган ирекле көрәш буенча Европа чемпионатында «көмеш» яулады.
Ярымфиналда Липатова 59 килограммга кадәр авырлык категориясендә украин кызы Ангелина Лысак белән көрәште. Киеренке көрәш дәвамында 5:3 исәбе белән оттырып барып, Светлана соңгы секундларда җиңү яулауга иреште.
«Алтын» өчен көрәштә Липатованың көндәше Болгариядән Биляна Дудова булды. Авыр көрәштә Светлана көндәшенә 0: 3 исәбе белән оттырды, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.