В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Турнир Анапада узды
Фото: «Идель» спорт мәктәбе
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы сентябрь). Светлана Романова юниор кызлар һәм егетләр арасында Николай Павлюков истәлегенә бокс буенча XIV халыкара ярышларда беренче урынны яулады. Спортчы 50 кг авырлыкта һәм 19 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшь төркемендә чыгыш ясады.
Элегрәк Светлана Романова Спартакиадада алтын медаль яулаган, шулай ук РФ спорт мастеры разрядын башкарган.
Ярышлар Европа бокс конфедерациясе эгидасы астында Анапада узды. Быел ярышларда 17 илдән 150 дән артык спортчы катнашты.