В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Егор Стрельников ирекле стиль белән 1500 метрга йөзүдә призер булды.
Фото: Приморьеның Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы июль). Казан спортчылары «Азия балалары» VII халыкара спорт уеннарында беренче алтын һәм бронза медальләрне яуладылар. Ярышлар бүген старт алды һәм 8 нче августка кадәр Владивостокта узачак.
Софья Дьякова 800 метр дистанциягә ирекле стильдә йөзү буенча турнирда җиңүче булды. Егор Стрельников ирекле стиль белән 1500 метрга йөзүдә бронза медаль яулады. Ике йөзүче дә – Казанның «Дельта» олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты.
«Азия балалары» уеннары 13-16 яшьлек 3 меңнән артык спортчыны берләштерәчәк. 11 көн дәвамында спортчылар бадминтоннан брейкингка кадәр 19 дисциплинада 273 комплект медаль өчен көрәшәчәк, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр тренер Светлана Чепик җитәкчелегендә Софья Дьякова «Дуслык уеннары» комплекслы халыкара ярышларда – 4х200 метрлы эстафетада һәм 400 метрга ирекле стиль белән йөзүдә – ике алтын медаль яулады.