В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Арина Слаутина катнаш парлы разрядта алтын медаль яулады
Фото: Физик культура һәм спорт комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче ноябрь). Казан спортчысы Арина Слаутина 22 яшькә кадәрге юниорлар арасында өстәл теннисы буенча Россия беренчелегендә җиңү яулады. Ярышлар Мәскәүдә 6-12 нче ноябрьдә узды.
ТР башкаласының Физик культура һәм спорт комитеты хәбәр иткәнчә, «Идел» физкультура-спорт берләшмәсе тәрбияләнүчесе катнаш парлы разрядта алтын медаль, шулай ук Татарстан җыелма командасы составында ялгыз разрядта һәм команда ярышларында ике көмеш медаль яулаган.