Оешма «Россия өмете» номинациясендә Милли спорт премиясе лауреаты булды.
Фото: РФ Спорт министрлыгы матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы декабрь). Су полосы буенча Казан олимпия резервы спорт мәктәбе Милли спорт премиясе нәтиҗәләре буенча Россиядә иң яхшысы дип танылды. Учреждение «Россия өмете» номинациясендә лауреат булды.
Җиңүчеләрне физик культура һәм спорт өлкәсендә бөтенроссия конкурслары комиссияләре, шулай ук экспертлар советы билгеләде. Аңа РФ Спорт министры Олег Матыцин, Дәүләт Думасы депутаты, фигуралы шуу буенча өч тапкыр олимпия чемпионы Ирина Роднина, Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев, Дәүләт Думасы депутаты, тимераякта шуу буенча олимпия чемпионы Светлана Журова һәм спорт өлкәсенең башка күренекле вәкилләре керә.
Сайлап алу нәтиҗәләре буенча 11 номинациядә 18 җиңүче сайланды. Лауреатлар 1 млн сум күләмендә премия алачак, дип хәбәр итә Россия Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.
Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә Ирина Винер-Усманованың гимнастика сараенда узды. Чарада илнең әйдәп баручы спортчылары, илебезнең спорт ветераннары, гомумроссия федерацияләре җитәкчеләре, танылган сәнгать эшлеклеләре катнашты. Чара кунакларына һәм номинантларына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның сәламләү сүзе тапшырылды.
Милли спорт Премиясе 2010 елда гамәлгә куелган һәм илдә спорт өлкәсендәге иң төп бүләкләрнең берсе булып тора.