В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Турнир 9-17 февральдә Красноярскида уза.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче февраль). Казан сноубордчысы Дарья Белова Россия укучыларының X кышкы спартакиадасында параллель гигант слаломы буенча узган ярышларның бронза призеры булды. Турнир 9-17 февральдә Красноярскида уза.
Параллель слалом-гигант буенча ярышлар 11-нче февральдә узды. Мактау пьедесталының югары баскычына Красноярскидан Валерия Сташуль күтәрелде, икенче урында – Мәскәү өлкәсеннән Варвара Артюхова, өченчедә – Татарстаннан Дарья Белова, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте.