Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.07.2024, 12:09

Казанның «Сити Софт» системасы юл буендагы һәм калдыклар җыю нокталарындагы чүп өемнәрен терки башлаячак

Сентябрьгә шәһәр трансформациясе үзәге ТР башкаласының 3D-моделен төзүне тәмамларга планлаштыра

ТР башкаласында «СитиСофт» системасының төзекләндерү торышын контрольдә тоту функционалын киңәйттеләр. Бу айдан ул яктылык терәкләренең артык авышлыгын, юл буендагы һәм калдыклар җыю нокталарындагы чүп өемнәрен ачыклый башлаячак. Бу һәм башка цифрлы проектлар (аларны гамәлгә ашыру белән башкарма комитетның яңа структурасы – шәһәр трансформациясе үзәге шөгыльләнә) турында учреждение директоры Дмитрий Кремлев хәбәр итте.

«Үз вакытында Казан хуҗалыкка цифрлы чишелешләр кертүче Рәсәй шәһәрләре арасында беренчеләрдән санала иде. Бүген без бу юнәлештә лидерлык позицияләрен саклыйбыз. Безнең тәҗрибәне республика һәм башка шәһәрләрдән хезмәттәшләр өйрәнә. Безгә Мәскәү белән ярышу авыр, чөнки, рәсми мәгълүматлар буенча, анда тиешле мәгълүмати технологияләр департаменты бюджеты 2023 елда 120 млрд сумны тәшкил иткән. Бу Казанның быелгы бюджеты белән чагыштырганда ике тапкыр артык», – дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров аппарат киңәшмәсендә.

Шәһәр трансформациясе үзәге апрельдә төзелгән иде. Гамәлгә ашырылучы проектлар арасында Казанның 3D-моделен төзүне сентябрьдә башлап җибәрергә планлаштыралар. Система күләмле шәһәр мәгълүматларын тоташтыруны, төзелеш объектларын урнаштыру буенча инструментлар һәм гамәлдәге регламентларга туры килү-килмәүне тикшерүне үз эченә ала. Бүгенге көндә модельне тулыландыру һәм тышкы чыганаклар белән интеграцияләү эше бара.

Агымдагы елның ахырына кадәр үзәк «Минем Казан» сервисын, туристик һәм белем бирү сайтларын, ачык мәгълүматлар порталын оештырып җибәрәчәк.

Дмитрий Кремлев аныклавынча, учреждение шулай ук Башкарма комитетның структур бүлекчәләре эшчәнлеген оптимальләштерү өстендә дә эшли. Мәсәлән, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре белән берлектә, мәсьәләләр уңайлы башкарылсын өчен, барлык кулланылучы системаларны бердәм мәгълүмат киңлегенә берләштерү процессын төзү.

Моннан тыш, «Шәһәр дашборды» проекты өстендә эш дәвам итә. Бу критик тайпылыш һәм рөхсәт ителмәгән вакыйгаларны реаль вакыт режимында күзәтергә мөмкинлек бирүче сервис. Моңа кадәр үзәкнең белгечләре район администрациясе башлыклары һәм башкарма комитет җитәкчеләре урынбасарлары белән берлектә вакыйгалар аудиты үткәрде. Бу – проектның аналитикасын көйләргә ярдәм итте.

Мөрәҗәгатьләрне эшкәртүче шәһәр үзәген проектлау бара. Бу система хезмәткәргә бер тәрәзәдә эшләү мөмкинлеге бирәчәк. Киләчәктә шулай ук бердәм шәһәр кол-үзәген оештыру планлаштырыла. Әлеге үзәк халыкка дөрес һәм тулы җаваплар алырга ярдәм итәчәк һәм хезмәткәрләрне ялгыш шалтыратулардан коткарачак. Ясалма интеллект типик сораулар очрагында, шалтыратуны юнәлтмичә, җавапны шунда ук алырга ярдәм итәчәк.

«Уңышлы шәһәр практикаларын масштаблау һәм республиканың башка муниципалитетларын оптимизацияләү һәм цифровизацияләүдә ярдәм итү дә шәһәр трансформациясе үзәгенең зур эшенең бер өлеше. Хәзер без Татарстанның Chief digital transformation officer командасы презентациясе өчен чишелеш юллары әзерлибез», – дип өстәде учреждение директоры.

«Бүген инде без кертелгән карарларның нәтиҗәсен күрәбез: хезмәт җитештерүчәнлегенең артуы, шәһәр инфраструктурасы торышын контрольдә тоту, шәһәрлеләр өчен сервисларны үстерү һ.б.ш. Безнең бурыч – халыкка актуаль мәгълүмат алырга, теләсә-нинди сорауны чишәргә һәм вакытны сакларга ярдәм итү. Шәһәр трансформациясе үзәге, ясалма интеллект кертү, барлык гадәти процессларны автоматлаштыру хәзерге шәһәр өчен артык купшылык түгел, ә республика башкаласының тотрыклы үсеш шартларының берсе», – дип билгеләп үтте Казан Башкарма комитеты җитәкчесе.

Исегезгә төшерәбез, шәһәр трансформациясе үзәге республика рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, Казан мэры Илсур Метшин карары буенча оештырылды. Бүгенге көндә учреждениедә 17 хезмәткәр эшли. Алар арасында проект җитәкчеләре, системалы һәм дата-аналитиклар, мәгълүмати системалар буенча белгечләр. Үзәк эше өчен Кави Нәҗми урамындагы биналарны ремонтлау бара. Эшләрне быел тәмамлаячаклар.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 08.07.2024
Видеорепортаж
08.07.2024 10:49
2024 елның 8 нче июлендә эшлекле дүшәмбе
Барлык яңалыклар