Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.07.2024, 11:54

Казан укучысы «Озын тәнәфес» Бөтенрәсәй бәйгесендә җиңү яулаган

Яна Гулина Мәскәү һәм Владивостокны тоташтыручы маршрут буенча сәфәргә барачак

Киров районы 70 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Яна Гулина «Озын тәнәфес» Бөтенрәсәй бәйгесенең җиңүчесе дип табылган.

Җиңү нәтиҗәсендә ул «Хыялдагы сәяхәт»не откан һәм август-сентябрь айларында Мәскәү һәм Владивостокны тоташтыручы маршрут буенча сәфәргә барачак. Юлда состав зур шәһәрләрдә тукталышлар ясаячак, катнашучыларны анда экскурсия һәм белем бирү программалары көтәчәк.

«Быел «Озын тәнәфес» Рәсәйнең 68 төбәгеннән 700 укучыны һәм 30 илдән 193 югары сыйныф укучысын берләштерде. Бүләкләү тантанасы алдагы көнне «Артек»та узды», – дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсендә.

Укучылар өчен бу бәйге инде бишенче тапкыр уза. «Озын тәнәфес»нең юбилей сезонының барлык этаплары да Гаилә елына багышланган. Финалда катнашучылар командаларда эшләделәр һәм традицион кыйммәтләрне саклау һәм буыннар элемтәсен ныгыту белән бәйле биремнәрне үтәделәр. 2021 елдан конкурс «Мәгариф» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Барлык яңалыклар

Казан укучысы «Озын тәнәфес» Бөтенрәсәй бәйгесендә җиңү яулаган

<p> Киров районы 70 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Яна Гулина «Озын тәнәфес» Бөтенрәсәй бәйгесенең җиңүчесе дип табылган. </p> <p> Җиңү нәтиҗәсендә ул «Хыялдагы сәяхәт»не откан һәм август-сентябрь айларында Мәскәү һәм Владивостокны тоташтыручы маршрут буенча сәфәргә барачак. Юлда состав зур шәһәрләрдә тукталышлар ясаячак, катнашучыларны анда экскурсия һәм белем бирү программалары көтәчәк. </p> <p> «Быел «Озын тәнәфес» Рәсәйнең 68 төбәгеннән 700 укучыны һәм 30 илдән 193 югары сыйныф укучысын берләштерде. Бүләкләү тантанасы алдагы көнне «Артек»та узды», – дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсендә. </p> <p> Укучылар өчен бу бәйге инде бишенче тапкыр уза. «Озын тәнәфес»нең юбилей сезонының барлык этаплары да Гаилә елына багышланган. Финалда катнашучылар командаларда эшләделәр һәм традицион кыйммәтләрне саклау һәм буыннар элемтәсен ныгыту белән бәйле биремнәрне үтәделәр. 2021 елдан конкурс «Мәгариф» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. </p>