Лилия Шаһиева дронның иң яхшы виртуаль очыш картасын эшләгән
Фото: Мәгариф идарәсе
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче декабрь). Казан укучысы пилотсыз авиация системалары буенча федераль ярышларның финалында җиңде. Пилотсыз авиация системалары буенча Мәскәү мэры Кубогы өчен Россиянең барлык төбәкләреннән 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге 380 нән артык укучы көрәшкән.
Җиңүчеләрне биш дисциплинада сайлаганнар. КНИТУ-КАИ инженерлык лицей-интернатының 9 нчы сыйныф укучысы Лилия Шаһиева «Бирелгән трассаны автоном үтү» юнәлешендә катнашты. Ул иң яхшы виртуаль очыш картасын төзегән, программа-алгоритм эшләгән, дронны калибрлаган һәм аны дистанциягә җибәргән.
Мәктәп укучысының остазы – лицейның проект эшчәнлеге буенча укытучысы Игорь Нәфыйков, дип хәбәр итә ТР башкаласы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе.