Җиңү өчен 26 ил вәкилләре көрәшкән
Фото: vk.com/mendeleevolympiad
Олимпиадада дөньяның 26 иленнән 151 укучы катнашкан.
2022 һәм 2023 елларда химия буенча Менделеев олимпиадасында алтын медальгә шулай ук Казанның 131 нче лицее укучысы Никита Перов лаек булган иде.
Менделеев олимпиадасы – М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының һәм талантларны үстерү өлкәсендә Мельниченко фондының флагман халыкара проекты. Быел ул 21-26 нчы апрельдә Россия-Кытай университеты базасында узган.
Россия җыелма командасы ун медаль яулаган: биш алтын һәм биш көмеш. Ә барлыгы 15 алтын, 30 көмеш, 45 бронза медаль уйнатылган. Бөекбритания, Япония һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре олимпиадага үз күзәтүчеләрен җибәргән.