Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.10.2022, 11:33

Казанда яшәүче гаилә мошенникларга 700 мең сум акча күчергән

Җинаятьчеләр иренә шалтыратып, аның исеменә кредитлар рәсмиләштерелгән, дип ышандырганнар.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче октябрь). Казанда яшәүче гаилә пары мошенникларның хәйләләренә эләккән һәм аларга 700 мең сум акча күчергән.

Зыян күрүче ир-ат сүзләренчә, аның кесә телефонына таныш булмаган кеше шалтыраткан һәм үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырган. Билгесез кеше әңгәмәдәшенә аның банк счетлары белән мошенниклык гамәлләре башкарылуын җиткерә, соңыннан сүзне кредит учреждениесе хезмәткәренә тапшыра һәм сөйләшүне тәмамлый.

Зыян күрүче хатын-кызны аның исеменә кредитлар рәсмиләштерелгән дип ышандырганнар. Әгәр ул мошенниклыкны туктатып калырга булышмаса, үзе дә җаваплылыкка тартылачак, дип җиткергәннәр. Мошенник әңгәмәдәшенә кушымтага күчүен һәм «махсус код» кертүен сорый. Зыян күрүченең ире дә шулай эшли.

Мошенниклар хәйләсенә эләккәннәрен аңлап, гаилә пары ярдәм сорап полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә. РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең «Мошенниклык» 3 нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Мошенниклык очраклары арту сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыктан игътибарлы булуларын сорый. Телефонга шалтыратып, туганнарыгыз турында мәгълүмат бирүче билгесез кешеләргә ышанырга ярамый.

Шулай ук банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, исәп-хисап торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк икәнен истә тотарга кирәк.

Карта белән ниндидер операцияләр ясалуы турында шик булса, аны блокировкалау
турында СМС-хәбәр килсә, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның
клиент хезмәте телефоны гадәттә картаның икенче ягында күрсәтелә. СМС-хәбәрнамәдә
күрсәтелгән номерларга шалтыратырга һәм хәбәр җибәрергә ярамый, моның өчен
өстәмә түләү булырга мөмкин.
Барлык яңалыклар