В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Илнең 23 төбәгеннән 300 дән артык спортчы катнашты
Казан спортчысы самбо буенча халыкара класслы спорт мастерлары Елена Тарасова һәм Оксана Танцюра призларына Бөтенроссия ярышларында призер булды. Турнир Сызраньда узды.
Җиңү өчен илнең 23 төбәгеннән 300 дән артык спортчы көрәште. Медальләр 12-14 яшьлек кызлар, шулай ук 14-16 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында уйнатылды.
Бакырны «Ак Барс» көрәш спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Ирада Шәрәфиева яулады. Аның тренеры Илдар Сәлахов, дип хәбәр итә Казанның физик культура һәм спорт комитеты.
Исегезгә төшерәбез, май аенда Казаннан Ксения Задворнова самбо буенча Европа чемпионатында җиңү яулады. Ул «Ак барс» көрәш спорт мәктәбе укучыларын өйрәтә.