Санкт-Петербургтагы ярышлар Россия, Беларусь, Непал һәм Сербиядән 300 дән артык спортчыны берләштерде.
Фото: Россия фехтование федерациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы декабрь). Казан спортчысы Марта Мартьянова «Санкт-Петербург рапирасы» дип аталган фехтование буенча халыкара турнирда җиңде. Ярышлар Россия, Беларусь, Непал һәм Сербиядән 300 дән артык спортчыны берләштерде, дип хәбәр итә илнең төньяк башкаласы администрациясе.
Ярышларның ярымфиналына титуллы фехтовальщиклар – олимпия чемпионнары Марта Мартьянова һәм Аделина Заһидуллина, ике тапкыр Россия чемпионы, дөнья һәм Европа чемпионатлары призеры Светлана Трипапина чыккан.
ТР Спорт министрлыгы хәбәр иткәнчә, финалда Казан спортчысы инициативаны үз кулына алган. Беренче период уртасына кадәр ул 4:1 исәбе белән барган, ә тәнәфескә 6:2 белән киткән. Икенче периодта очрашу барышы үзгәрмәгән: Марта Мартьянова көндәшеннән тизрәк һәм төгәлрәк булган һәм 15:7 исәбе белән җиңү яулаган.
Исегезгә төшерәбез, Марта Мартьянова Казанда туып үскән. Фехтование белән ул кечкенәдән үк шөгыльләнә башлый. Елена Прохорова яшь рапирачының беренче тренеры була. 2016 елдан спортчы фехтование буенча Россия җыелмасының төп составына керә. Узган елның июлендә Мартьянова Токиода узган Олимпия уеннарында, рапира буенча хатын-кызлар командалары турнирында алтын медаль яулады.