В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әзерлек бүлеген тәмамлаучылар, шулай ук урта, урта һөнәри яисә югары белемле ир-ат җенесендәге затлар кабул ителә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче май). Казан православие рухи семинариясе 2020-2021 уку елына абитуриентлар җыюны игълан итә.
Абитуриентларны бакалавриатның көндезге һәм читтән торып бүлекләренә һәм магистратурага («Чиркәү тарихы» профиле), шулай ук регент бүлегенә һәм өстәмә белем бирү бүлегенә (миссионер профиле, катехизатор профиль, «Православ экскурсовод» профиле) кабул итәләр.
Әзерләү бүлеге пастырь-дин бүлеге бакалавриатына укырга керергә әзерли. Православие динендә булган, урта яки югары белемле 17 яшьтән 35 яшькә кадәрге ир-егетләр кабул ителә. Укыту рәвеше - көндезге, укыту срогы - 1 ел.
Пастырь-дин бүлегенең бакалавриаты руханиларны, чиркәү хезмәткәрләрен һәм чиркәү эшчеләрен әзерли. Әзерлек бүлеген тәмамлаучылар, шулай ук урта, урта һөнәри яисә югары белемле ир-ат җенесендәге затлар кабул ителә. Укыту формасы - көндезге, читтән торып уку срогы - 4 ел.
Магистратура дини уку йортлары укытучыларын һәм православие дине өлкәсендәге белгечләрне әзерли. Укулар «Чиркәү тарихы» юнәлеше буенча алып барыла. Православие динен тотучы, югары рухи яки югары дөньяви белеме булган 21 яшьтән 35 яшькә кадәрге ир егетләр кабул ителә (бакалавриат, специалитет). Укыту рәвеше - көндезге, укыту срогы - 2 ел.
Регент бүлеге чиркәү хорлары регентларын, җырчыларны, псаломчыларны һәм укытучыларны әзерли. Уку-укыту эшләрен чиркәү-җырчы һәм музыка дисциплиналары кафедрасы алып бара. Бүлеккә урта белеме булган 17 яшьтән 35 яшькә кадәрге православие динен тотучы егетләр кабул ителә. Музыкаль белем булуы хуплана. Укыту рәвеше - көндезге, укыту срогы - 4 ел.
Өстәмә белем бирү бүлеге катехизатор эшләре буенча епархиаль һәм мәхәллә катехизаторлары һәм ярдәмчеләре; миссионерлык эшчәнлеге буенча епархиаль һәм мәхәллә миссионерлары һәм ярдәмчеләре; православие экскурсоводлары; якшәмбе мәктәпләре укытучылары, җырчылар һәм псаломчылар әзерли. Бүлеккә урта яки югары белемле православие динен тотучы егетләр кабул ителә. Идарә итүче архиерейдан, гыйбадәтханә башлыгыннан яки руханидан тәкъдимнамә таләп ителә. Укыту формасы - читтән торып уку (дәресләр атнага ике тапкыр кичке вакытта уза), уку срогы - 2 ел.
Казан православие семинариясе - Рус православие чиркәвенең югары рухи уку йорты. Семинария Челюскин урамы, 31а адресы буенча урнашкан. Кабул итү комиссиясе эш көннәрендә 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшли. Документлар кабул итү коронавирус таралуга бәйле рәвештә кертелгән чикләү чаралары бетерелгәннән соң башланачак. Телефоннар: +7(843) 205-60-29, +7(843) 205-60-28, e-mail: priem@kazpds.ru.
Укулар 1-нче сентябрьдән башлана. Уку бушлай. Көндезге бүлектә укучылар тулай торак һәм туклану белән тәэмин ителә. Стипендия өлгерешкә карап түләнә. Кабул итү кагыйдәләре белән рухи мәктәпнең рәсми сайтында танышырга була.