В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Медицина җиһазларын Казан шәһәр Думасы депутаты Марат Шакиров сатып алган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май). Бүген Казанның 18-нче номерлы поликлиникасына үпкә ялкынсынуы белән авыручыларга ярдәм күрсәтү өчен алты күчмә «Армед» 7А-23В хирургия суырткычы тапшырылды. Казан шәһәр Думасы депутаты Марат Шакиров медицина җиһазларын үз акчасына сатып алган.
Поликлиника җитәкчелеге депутатка ярдәм сорап үзе мөрәҗәгать итә, ул вакытта медицина учреждениесе стационарының 150 ятагын кискен респиратор-вируслы инфекцияләр һәм пневмония белән авыруларны, ә алга таба коронавируслы пациентларны кабул итү өчен бүлекчә буларак профилен үзгәрткәннәр. «Миңа кыен булмады, мин шундук аларның үтенеченә җавап бирдем, хәзер катлаулы вакыт, медицина хезмәткәрләренә моңарчы беркайчан бу дәрәҗәдә таләп ителмәгәнчә ярдәм итәргә кирәк», - дип сөйләде Марат Шакиров.
Яңа медицина җиһазлары табибларга үпкә ялкынсынуы һәм коронавирус инфекциясе булган пациентларга тулы кыйммәтле ярдәм күрсәтергә ярдәм итәчәк. Ул операция яраларыннан һәм башка куышлыклардан кан, үлек һәм башка төрле сыеклыклар суырту өчен кирәк.