Чунциндагы ярышлар бөтен илдән 158 спортчыны берләштергән
Фото: Физик культура һәм спорт комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче май). Казан спортчысы Софья Дьякова Чунцинда узган IX Россия-Кытай яшьләр җәйге уеннарында ике медаль яулады. Россия делегациясенә 158 спортчы, 50 тренер һәм белгеч кергән.
Йөзү буенча Россия командасы иң күп санлы булды – илне 48 кеше тәкъдим итә. Бүген Дьякова ирекле стиль белән 200 метрга йөзүдә ярышты. Әлеге дисциплинада ул көмеш медаль алды. Казан йөзүчесе шулай ук ирекле стиль белән 100 метрга эстафетада катнашты, бу спортчыга бронза медаль китерде. Бу хакта шәһәр Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты хәбәр итә.
Яшьләр җәйге уеннары кичә старт алды, 26 нчы майда тәмамланачак. Ярышларда сигез спорт төрендә медальләр уйнатылачак, шул исәптән бадминтон, баскетбол, гандбол, спорт көрәше, нәфис гимнастика һәм башкалар, дип хәбәр иттеләр Федераль спорт резервы әзерләү үзәгендә.