Софья Дьякова 200 м дистанциядә ирекле стиль белән йөзүдә җиңү яулады
Казаннан Софья Дьякова ирекле стиль белән 200 м дистанциядә йөзү буенча БРИКС Уеннары чемпионы булды. Бу агымдагы халыкара ярышларда спортчы кесәсендә икенче алтын медаль инде.
Софья Дьякова 200 метрны 1:58,73 минут эчендә йөзеп чыкты. Көмешне Бразилиядән Наталья Сикейра Алмейда яулады (1:59,96 минут). Өченче урынны Россия спортчысы Анастасия Саратова алды, нәтиҗәсе — 2:00,82 минут.
Элегрәк Казан спортчысы 400 м дистанциядә беренче булып финишка килде. Көмеш медальгә — Россиядән Ксения Мишарина, бронзага Бразилия спортчысы Тайана Мелисса ия булды.
Йөзү ярышлары Казанда 19-21 июньдә уза. Өч көн эчендә спортчылар арасында 37 медаль җыелмасы уйнатылачак. Йөзү буенча ярышларны ике тапкыр Олимпия чемпионы Денис Панкратов аңлата, дип хәбәр иттеләр РФ йөзү федерациясендә.